Татарстанның 55 мең гаиләсенә азык-төлек җыелмалары таратылачак

30 Апреля 2020

Мондый ярдәм алучылар арасында – аз керемле гаиләләрдән сигез яшьтән өлкәнрәк 23 мең бала, 16 меңнән артык ялгыз пенсионер һәм пандемия аркасында аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрнең яки үзмәшгуль ата-ананың 9 мең баласы.

Җыелмаларга беренчел кирәкле азык-төлек һәм тиз бозылмый торган товарлар керә. Бер тартманың авырлыгы 12 килограммга якын, бәясе – 1200 сум. Гомуми авырлыгы 600 тоннага җиткән азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен 29 апрельдән 5 майга кадәр, икенче партиясен 10 майдан соң өләшәчәкләр.

Азык-төлек җыелмаларын «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте активистлары китереп бирәчәк.