Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге кешеләргә 10 000 кг нан артык азык-төлек китерелгән

30 Апреля 2020

Татарстанда үзизоляция режимы кертелгәннән соң, волонтерлар 10 мең килограммнан артык азык-төлек китергән. Мөрәҗәгатьләр арасында тормыш өчен мөһим препаратларны китерү турында үтенечләр дә бар, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Волонтерлар көненә 300 дән артык урынга бара. ТР буенча 10047 мөрәҗәгать теркәлгән. Үзизоляция вакытында волонтерлык штабы бер тапкыр киелә торган 4 меңгә якын битлек һәм 4 мең пар перчатка, шулай ук 150 дән артык күп тапкыр киюгә яраклы битлек кулланган.

Бер волонтер көн эчендә уртача биш мөрәҗәгатьне үти, бер сәфәр өчен 1-1,5 сәгать вакыт сарыф итә. Ирекле ярдәмчеләр арасында студентлар, хәйрия фондлары хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, медицина хезмәткәрләре һәм машина йөртүчеләр бар.

Азык-төлек һәм дарулар сатып алу өчен мөрәҗәгатьне
8-800-200-34-11 телефоны буенча калдырырга мөмкин.