Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итү өчен 25 млрд сум бүленәчәк

30 Апреля 2020

Казан Кремле бизнеска ярдәм итү планын тәкъдим итте, бу план 25 миллиард сумга хисапланган. Бу хакта, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә нигезләнеп, «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.

«Болар барысы да республика президенты йөкләмәсе белән хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән тәкъдимнәр һәм карарлар пакетыннан туплана. Зыян күргән тармакларның федераль исемлегенә кермәгән оешмаларга ярдәм итү буенча республика программаларында катнашу өчен гаризалар дүшәмбедән кабул ителә башлады. Аларга ярдәм итү йөзеннән бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 1 миллиард 300 миллион сум тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итте Галимова.

Эшкуарларга ташламалы микрозаймнар бирү өчен 700 млн сум акча юнәлтеләчәк, шуның 500 млн сумы — республика бюджеты акчалары. Тагын 200 млн сумны эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды бүлеп бирәчәк. Кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасы бюджеты 274,8 млн сум тәшкил итәчәк. ТР бюджетыннан 100 млн сум предприятиеләрнең бурычларын реструктуризацияләүгә юнәлтеләчәк.

Система төзи торган оешмаларга, әйләнештәге акчаларны тулыландыру максатында, аларның уртача айлык запасы күләмендә ташламалы кредитлар киләсе атнадан бирелә башлаячак. Моның өчен кредит оешмалары 24 млрд сумга субсидияләнәчәк. Предприятиеләргә бер елга кадәр вакытка 1 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкин булачак.