Татарстанда өлкәннәр өчен үзизоляция режимын йомшарттылар — хәзер алар дачага бара ала.

30 Апреля 2020

Татарстан хөкүмәте 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция режимын йомшартты. Өлкән кешеләр дачага яки шәһәр читендәге йортка бара ала. Тиешле карар 1 майдан үз көченә керә.

Элегрәк өлкән яшьтәге кешеләргә, «гомер һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очраклар» дан тыш фатирдан чыгып китү тыела иде. 65 яшьтән яшьрәк затларга гына дачага бару рөхсәт ителә иде.

Дачага бару өчен цифрлы пропуск алырга кирәк. Бу материалда пропускны ничек алып була икәнен белә аласыз.

Бердәм кайнар линия номеры – 8-800-250-90-33

Өстәмә мәгълүмат – covid19.tatarstan.ru