Татарстанда смс белән пропускны ничек алырга? СМСлар турында төп сорауларга җавап бирәбез

30 Апреля 2020

Ашыгыч режимда хезмәт куеп, ТР Цифрлы үсеш министрлыгы командалары Ак Барс банкының Цифрлы трансформация үзәге белән берлектә ике көн эчендә Татарстан халкына махсус пропуск алырга һәм үзизоляция урыныннан китәргә мөмкинлек бирә торган техник чара әзерләделәр.

Пропуск алу өчен смс кулланыла, чөнки интернетка тоташтырылган смартфон һәркемдә дә юк. Махсус пропуск алу тәртибе турында тулырак инструкция https://covid19.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

Өйдән чыгу өчен ничек код алырга?

Этап 1: Теркәлү

Моны ике ысул белән эшләргә була:

1. Паспорт сериясен һәм номерын күрсәтеп, веб-интерфейс аша теркәлү һәм SMS белән киләчәк махсус код белән телефон номерын раслау.

яки

2. 2590 номерына түбәндәге текст белән түләүсез смс-хәбәр җибәрегез:

Регистрация#паспорт сериясе һәм номеры (тоташтан)

Мәсәлән: Регистрация#1234123456

Әгәр сез башка ил гражданы булсагыз, документ буларак яшәүгә рөхсәт кәгазен, миграция картасын яки визаны кулланыгыз.

Җавапта сезгә шәхси теркәлү коды киләчәк, аны алга таба шәхси кабинетка кергәндә язарга кирәк.

Этап 2: Чыгу өчен рөхсәт алу

2590 номерына түбәндәге текст белән смс-хәбәр җибәрегез:

Максат (исемлектәге максатның номеры)

1. Судка/хәрби комиссариатка бару  

2. Балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү яки аннан алып кайту

3. Медицина яисә ветеринария оешмасына бару

4. Җеназада катнашу

5. Паспортны яңадан торгызу

6. Шәһәр читендәге йортка бару яки аннан кайту

7. Кредит оешмаларына яисә почта бүлекчәләренә бару

8. Дарулар, азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар илтү

9. Яшәү урынын алмаштыру

10. Күп функцияле үзәккә бару

11. Чәчтарашханәгә бару

12. Ачык һавада физик культура һәм спорт белән индивидуаль шөгыльләнү

Мәсәлән: Максат 1

Җавапка рөхсәт коды күрсәтелгән SMS-хәбәр алачаксыз. Мөрәҗәгатьне эшкәрткәннән соң, уңай карар бирелгән очракта, СМС-хәбәргә җавап итеп уникаль рөхсәт коды һәм аның гамәлдә булу вакыты җибәрелә.

Сервистан никадәр еш файдаланырга була?

Тәүлек эчендә көнгә ике тапкыр чыгарга мөмкин. Кайбер максатлар өчен чикләүләр бар.

көнгә ике тапкыр:

– балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү яки аннан алып кайту;

– медицина яисә ветеринария оешмасына бару;

– кредит оешмаларына яисә почта бүлекчәләренә бару;  

– дарулар, азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар илтү.

көнгә бер тапкыр:

– ачык һавада физик культура һәм спорт белән индивидуаль шөгыльләнү.

атнага 2 тапкыр:

– шәһәр читендәге йортка бару яки аннан кайту;

– яшәү урынын алмаштыру.

атнага 1 тапкыр:

– җеназада катнашу;

– күп функцияле үзәккә бару.

айга 1 тапкыр:

– судка/хәрби комиссариатка бару;

– паспортны яңадан торгызу;

– чәчтарашханәгә бару.

Әгәр сез үзмәшгуль булсагыз

Теркәгәндә үз ИННыгызны күрсәтегез, һәм сезгә өстәмә максатлар ачылачак. Эш вакыты: 8:00 – 20:00. Мондый функционалны веб-интерфейста гына кулланып була.

Өстәмә максатлар:

1. Курьер белән әйбер китертү. Сезгә үз товарыгызны илтеп бирергә кирәк булса яки сез курьер булып эшләсәгез.

2. Производство бинасына бару. Сезгә үзегезнең җитештерү урынына барырга кирәк булса.

3. Материаллар/чимал сатып алу. Сезгә эшчәнлегегез алардан башка мөмкин булмаган товарларны сатып алу урынына барырга кирәк булса.

4. Такси хезмәте күрсәтү. Әгәр сез таксист булып эшләсәгез. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, 12 сәгатькә бирелә.

Мин теркәлә алмыйм

Бәлкем сез хәбәрдә # билгеләрен дөрес куймагансыздыр. Бу очракта тагын бер кат теркәлү узып карагыз. Игътибар итегез, сез текстны баш хәрефләр белән дә, юл хәрефләр белән дә җыя аласыз.

Мин барыбер теркәлә алмыйм!

Теркәлүдә кыенлыклар кичергәннәр өчен кайнар линия эшли: 8 800 250 90 33. Шалтырату бушлай.

Смс җибәрдем, әмма күптән җавап юк

Бүген 2590 номеры аша Татарстанның 10 меңнән артык кешесе теркәлгән. Кайбер элемтә операторларында смс чиратлары барлыкка килде. Иртән, мәсәлән, бу чират ике сәгатькә сузыла иде. Хәзер бу проблема хәл ителә — тәүлегенә 11 млн смс эшкәртү мөмкинлеге карала.

Ләкин пик сәгатьләр – бик күп кеше бер үк вакытта код сорый торган вакыт булырга мөмкин. Бу очракта көтү вакыты 20 минутка кадәр сузыла ала. Әгәр күрше кибеткә чыгасы булса яки кеше тормышына куркыныч янаса, бернәрсә дә көтеп тормагыз.

Бер тапкыр гына теркәлергә кирәкме? Әллә көн саенмы?

Системада бер генә тапкыр теркәлергә кирәк. Алдагы көннәрдә теркәлергә кирәкми.

Бу бушлайдыр бит?

Әйе, 2590 номерына смс җибәрү һәм аннан смс алу бушлай. Кайбер кесә телефоннары, смс җибәрер алдыннан, мондый хәбәр өчен түләү алынырга мөмкин дип кисәтү ясый, әмма әлеге очракта бу алай түгел.

Минем паспорт мәгълүматлары һәм тулы исем-фамилиям ник кирәк?

Теркәлү вакытында исем-фамилияне күрсәтү бер үк кеше пропускларны берничә тапкыр куллана алмасын өчен таләп ителә.

Минем шәхси мәгълүматларым ничек сакланган?

Әлеге мәгълүматлар банк транзакцияләре кебек үк сакланган.

Әгәр бала белән икәүләп чыгарга кирәк булса нишләргә?

Код балигъ булмаган бала өчен җавап тотучы өлкән кешегә генә кирәк.

Нинди очракларда өйдән пропусксыз да чыгарга мөмкин?

Сезгә ашыгыч/планлы медицина ярдәме кирәк булганда

Сезгә ТР Министрлар Кабинетының 234 нче карары нигезендә рөхсәт ителгән беренчел әһәмияткә ия товарлар сатып алырга яки хезмәтләрдән файдаланырга кирәк булганда.

Сезгә йорт хайванын йөртеп керергә кирәк булганда. Бу очракта яшәү урыныннан 100 метрдан ераграк китергә ярамый.

Чүпләрне якындагы контейнерларга кадәр илткәндә.

Сезгә эшкә йөрү мәҗбүри булганда. ТР Министрлар Кабинеты раслаган формада эш бирүчедән белешмә алырга онытмагыз.

Сезгә йөк күчерергә яки җибәрергә кирәк булганда. Йөк җибәрүчедән ТР Министрлар Кабинеты раслаган формада белешмә алыгыз.

Сез волонтер булып мохтаҗларга дарулар, азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарлар китерү белән шөгыльләнсәгез. ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан белешмә кирәк.

Тагын сорауларым булса, кая мөрәҗәгать итәргә?

8 800 250 90 33

Ә сайты бармы?

https://covid19.tatarstan.ru